Үзбәкстан Республикасы Президенты

Үзбәкстан Республикасы Президенты
Байрак
Нигезләнү датасы 1 сентябрь 1991
Рәсми резиденция Оксарой
Вазифа били Шәүкәт Мирзияев
Дәүләт  Үзбәкстан
Юрисдикциягә карый Үзбәкстан
Эмблема/тамгасы сурәте
 Үзбәкстан Республикасы Президенты Викиҗыентыкта

Үзбәкстан Республикасы президенты (үзб. Oʻzbekiston Respublikasi Prezidenti) — Үзбәкстан Республикасының иң югары дәүләт вазыйфасы, шулай ук бу вазыйфага сайланган зат. 2016 елның 14 декабреннән (2016 елның 8 сентябреннән вазыйфаларны вакытлыча башкаручы булган) Үзбәкстан президенты булып Шәүкәт Мирзияев тора.

Үзбәкстан Республикасы президенты — дәүләт башлыгы, ә Үзбәкстан тулы кыйммәтле президент республикасы. Үзбәкстан президенты шулай ук Үзбәкстан Республикасы Кораллы көчләренең башкомандующие, Үзбәкстан Республикасы Конституциясе, кеше хокуклары һәм ирекләре, дәүләтнең бөтенлеге һәм суверенитеты гаранты булып тора.

Тарих

Үзбәкстанда президент вазыйфасы 1990 елның мартында барлыкка килә, ул чакта ил ССРБ составына кергән һәм Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы дип аталган. 1990 елның 24 мартында Үзбәкстан ССР Югары Советы сессиясендә тарихта беренче Үзбәкстан ССР президенты — Ислам Кәримов сайлана. 1990 елның 24 мартыннан 1992 елның 13 гыйнварына кадәр Үзбәкстан Республикасы президенты урынбасары булып Үзбәкстан Республикасы вице-президенты була. Үзбәкстан ССР союздаш республикаларыннан беренче булып президент һәм вице-президент вазыйфаларын гамәлгә куя.

Үзбәкстанның бәйсезлеге турында игълан иткәч, 1991 елның 31 августында вазыйфа «Үзбәкстан Республикасы президенты» дип атала башлый.

Сайлау тәртибе

Кандидатларга таләпләр

Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 90 нчы маддәсе нигезендә, Үзбәкстан Республикасы президенты итеп утыз биш яшьтән яшьрәк булмаган, дәүләт телен ирекле белгән, сайлаулар алдыннан ун елдан ким булмаган Үзбәкстан территориясендә даими яшәүче Үзбәкстан Республикасы гражданины сайлана ала. Бер үк зат ике тапкырдан артык Үзбәкстан Республикасы президенты итеп сайлана алмый.

Президентны сайлау

Үзбәкстан Республикасы президенты ил гражданнары тарафыннан гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә җиде елга сайлана. 2011 елның 5 декабрендә Үзбәкстан Сенаты «Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 90 статьясына үзгәрешләр кертү турында»гы закон кабул итә. Яңа закон нигезендә, Үзбәкстан президенты вәкаләтләре вакыты 7 елдан 5 елга кадәр кыскартыла.

Үзбәкстан ССР һәм Үзбәкстан Республикасы президентлары исемлеге

Срок Президент Фотография Президентлык срогы Идарә итү озынлыгы Партия
1 1 Ислам Кәримов 1990 елның 24 марты 1991 елның 29 декабре 645 көн СБКФ
2 1991 елның 29 декабре 2000 елның 9 гыйнвары 2933 көн НДПУ
3 2000 елның 9 гыйнвары 2007 елның 22 декабре 2904 көн НДП «Самоотверженные»
4 2007 елның 22 декабре 2015 елның 10 апреле 2666 көн УзЛиДеП
5 2015 елның 10 апреле 2016 елның 2 сентябре 511 көн УзЛиДеП
в.б Нигъмәтилла Юлдашев 2016 елның 2 сентябре 2016 елның 8 сентябре 6 көн ДП «Национальное возрождение»
2 в.б Шәүкәт Мирзияев 2016 елның 8 сентябре 2016 елның 14 декабре 98 көн УзЛиДеП
1 2016 елның 14 декабре гамәлдәге президент 1678 көн УзЛиДеП
Шавкат МирзиёевНигматилла ЮлдашевИслам Каримов

Искәрмәләр

  1. Сенат Узбекистана сократил срок полномочий президента — WWW.ANONS.UZ. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2011-12-07 тикшерелгән.
  2. Высшие органы государственной власти Узбекской ССР 2019 елның 15 июль көнендә архивланган. — www.knowbysight.info (справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991)

Сылтамалар