Планета | Геометрик альбедо |
Сферик альбедо |
---|---|---|
Меркурий | 0,106 | 0,119 |
Чулпан | 0,65 | 0,76 |
Җир | 0,367 | 0,306 |
Марс | 0,15 | 0,16 |
Юпитер | 0,52 | 0,343 |
Сатурн | 0,47 | 0,342 |
Уран | 0,51 | 0,3 |
Нептун | 0,41 | 0,29 |
Плутон | 0,6 | 0,5 |
Альбедо (латинча albus — ак) — өслекнең диффуз чагылу сәләте сыйфатламасы.
Һәр дулкын озынлыгы өчен альбедо чагылдыручы өслекнең спектр сыйфатламаларына бәйле, шуңа күрә төрле спектр диапазоны өчен альбедо да төрле (оптик, ультрашәмәхә, инфракызыл альбедо) яки төрле дулкын озынлыгы өчен монохроматик альбедо.
Чагылдыручы өслекнең төрле геометриясе сәбәпле альбедо оптикада һәм астрономиядә төрлечә билгеләнә.
Чын (яссы яки Ламберт) альбедо - диффуз чагылуның коэффициенты, ягъни яссы өслек чагылган барлык юнәлешләрдәге яктылык агымы бу өслеккә төшкән башлангыч яктылык агымына чагыштырмасына тигез.
Махсус фотометрик әсбап - альбедометр ярдәмендә үлчәнә.
Яктылык агымы өслеккә туры почмакта төшкән очракта, чын альбедо нормаль альбедо дип атала.
Нормаль альбедо чиста кар өчен ~0,9, күмер өчен ~0,04.
Астрономик фотометриядә геометрик альбедо кулланыла:
биредә:
Геометрик альбедо Ай өчен — 0,12, Җир өчен — 0,367.
Сферик альбедо яки Бонд альбедосы - сферик өслек чагылган барлык юнәлешләрдәге яктылык агымы бу өслеккә төшкән башлангыч яктылык агымына чагыштырмасына тигез. Ягъни:
биредә:
Сферик альбедо Ай өчен — 0,067, Җир өчен — 0,29.